Ютазы балаларын Интернетта үз-үзләрен тотарга өйрәтәләр

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Ютазы районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Интернетта куркынычсызлыкның алтын кагыйдәләре турында әкият» дигән чара узды.

Балаларга Интернет этикасы нормалары, виртуаль киңлектә нәрсә эшләргә ярамаганы турында сөйләделәр. Балалар белән Бөтендөнья пәрәвезендә очрарга мөмкин булган иң куркыныч хәлләр турында да сүз алып бардылар, алар арасында: Интернеттагы җинаятьчеләр, кредит карталары белән мошенниклык, интернет-хулиганлык, дөрес булмаган мәгълүмат. Яшь катнашучыларның игътибарын файдалы һәм танып-белү сайтларына юнәлттеләр.

Чара «Челтәрдә куркынычсызлык» видеоролигын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International