«Изгелек» үзәге тернәкләндерү процессына гражданнарның туганнарын җәлеп итә

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Мәдинә Хажарова өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен «Хуҗалык эшләрен бергәләп» дигән мастер-класс үткәрде.

Чара «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Мастер-классның максаты – тернәкләндерү процессына авыруларның туганнарын һәм якыннарын җәлеп итү.

Дәрес барышында гаилә әгъзалары белән берлектә, тернәкләндерүнең техник чарасын кулланып, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре эшләп каралды. Гамәли киңәшләр яңгырады, белгеч авыруларның туганнары белән бергә хәтер, вак моториканы үстерү буенча күнегүләр ясадылар, сөйләмне торгызуга ярдәм итә торган шигырьләр һәм мәкальләр искә төшерделәр.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның кәефләре күтәрелде, тернәкләнүгә уңай караш барлыкка килде, шулай ук алар якыннарының ярдәмен тойдылар.

Мастер-класста барлыгы ике кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International