Лениногорск волонтерлары ялгыз өлкәннәргә ярдәм итә

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Волонтер» иреклеләр үзәге уңышлы эшләп килә. Күптән түгел волонтерлар өлкән яшьтәге гражданнарга көнкүреш хезмәтләре күрсәтү буенча акция уздырдылар. Акция барышында балалар Раиса Анатольевнага өй җыештыруда ярдәм күрсәттеләр.

Инде берничә ел дәвамында волонтерлар, комплекслы үзәкнең координаторы белән берлектә, ялгыз яшәүче гражданнарга өйдә тәртип урнаштырырга ярдәм итәләр: идәннәрне һәм тәрәзәләрне юалар, чүп-чар ташлыйлар, келәмнәрне кагалар, фатирдан кирәкмәгән иске җиһазлар чыгарырга яки аларны бер урыннан икенче урынга күчерергә ярдәм итәләр. Волонтерлар фатирларны җыештырырга булышып кына калмыйлар, өлкән буын кешеләренә игътибар һәм кайгыртучанлык та күрсәтәләр, аларга яхшы кәеф бүләк итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International