Сәламәтлек өчен файдалы ял

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче Галина Рогова һәм социаль эш буенча белгеч Екатерина Мясникова социаль хезмәт алучыларга массаж туплары белән шәхси күнегүләр комплексын тәкъдим иттеләр.

Өслеге тигезсез һәм энәле кебек массаж туплары нервларга уңай йогынты ясый. Мондый туплар белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә кан әйләнеше яхшыра, өлкән яшьтә бу бик мөһим.

Дәрес кулларың һәм бармакларның сизгерлеген яхшыртуга, сөйләм аппаратын үстерүгә, игътибарны активлаштыруга, катнашучыларның тормыш тонусын арттыруга ярдәм итте.

Интернат-йорт карамагындагылар авыр булмаган күнегүләр комплексын үтәделәр һәм туплар белән төрле уеннар уйнадылар, шул рәвешле физик һәм эмоциональ халәтләрен дә яхшырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International