Казан тернәкләндерү үзәгендә «Барысын да белергә телим» дигән викторина узды

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Белем көненә багышланган чара узды. Күбесенә әле мәктәптә укый башларга туры гына киләчәк балалар иң эрудицияле тәрбияләнүче исеме өчен мавыктыргыч ярышларда катнаштылар.

Әкият персонажлары белән бергә яшь катнашучылар табышмакларга, сорауларга җавап бирделәр, кызыклы блицларда катнаштылар. «Барысын да белергә телим» викторинасын интерактив такта кулланып үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International