Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр мәктәп елларын искә төшерделәр

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен хатирәләр терапиясе оештырдылар. 1 сентябрьдә, Белем көнендә, учреждение карамагындагылар үзләренең мәктәп елларын искә төшерделәр.

Әңгәмә күңелле һәм җылы атмосферада үтте. Хатирәләр терапиясеннән соң социаль хезмәт алучылар иҗат белән шөгыльләнделәр һәм «Мәктәп еллары» темасына рәсемнәр буядылар.

Үткәрелгән дәреснең максаты сөйләм, фикерләү, хәтерне яхшырту һәм бәйрәм атмосферасы булдыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International