Яңа уку елы алдыннан «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Әлфирә Юнысова балалар һәм яшүсмерләр арасында «Бала – җәяүле» дигән акция үткәрде. Профилактик чараны оештыруда шулай ук Түбән Кама шәһәре волонтерлары да катнашты.
12нче номерлы социаль участокта волонтерлар балаларга-җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында төрле сораулар бирделәр, файдалы мәгълүмат белән белешмәлекләр тараттылар һәм бу кагыйдәләрне һәрвакыт үтәүләрен сорадылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр һәм юлларда игътибарлы булырга сүз бирделәр.