Яр Чаллыда беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм яңа форматта узды

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә беренче тапкыр мәктәпкә баручылар өчен бәйрәм узды.

Махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында белгечләр һәр яшь социаль хезмәт алучыны бу мөһим этап белән котлау ысулын уйлап тапканнар. 26 август көнне бөтен эш көне дәвамында төгәл график буенча һәр беренче сыйныф укучысын әти-әниләре белән танылган әкият персонажлары – Незнайка һәм аның дусты Кнопочка каршы алды. Алар балалар белән бергә уеннар уйлап таптылар, алар белән мәктәп турында тарихлары белән уртаклаштылар, фотосессияләрдә булыштылар.

Һәр беренче сыйныф укучысы «Безнең мирас» хәйрия фондыннан бүләк һәм шәхси фотосурәтле дәресләр расписаниесен алды.

Мондый гадәти булмаган бәйрәм әти-әниләр күңеленә дә хуш килде, чөнки һәр бала уку өчен кирәк-яраклар гына түгел, игътибар һәм уңай эмоцияләр дә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International