1 сентябрьдә Белем бәйрәме билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көнне Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларны котладылар.
Балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды, алар иганәчеләр Ольга Александровна Козлова һәм Вера Алексеевна Беккер ярдәме белән сатып алынды.