Түбән Кама яшүсмерләре өчен профилактик чара

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә эчкечелеккә каршы көрәш һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча профилактик эш кысаларында Түбән Кама районының 12нче социаль участогында «Гомуми эш» проектының «Чижик-Пыжик» дигән документаль фильмын карау һәм фикер алышу оештырылды. 12-14 яшьлек 10 бала өчен чараны Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова үткәрде.

Башта белгеч балалар белән зарарлы гадәтләр, аерым алганда, алкогольле эчемлекләр куллану турында сөйләштеләр. Аннары ул «Чижик-Пыжик» фильмын карарга һәм фикер алышырга тәкъдим итте. Аннан соң балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Алар билгеләп үткәнчә, зарарлы гадәтләрнең альтернативасы спорт, иҗат белән шөгыльләнү булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International