Яшел Үзәндә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр өчен консультация үткәрделәр

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Пенсия алды яшендәге эшләүче гражданнарның эш белән тәэмин ителешен саклап калу максатларында 31 нче август көнне «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖдә башкарма комитет, пенсия фонды, район социаль яклау бүлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашында күчмә консультация үткәрелде.

Әлеге чарада пенсия алды яшендәге җиде граждан катнашты. Аларга пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе буенча мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закондагы үзгәрешләр, хезмәт базарында пенсия алды яшендәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International