Хәйриячеләр «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләргә мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында яңа уку елы башлануга багышланган Белем көнен билгеләп үттеләр.

Балаларны танылган персонажлар һәм балалар китаплары геройлары сөендерде. Тәрбияләнүчеләр мәктәп турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әкият геройлары белән белемнең файдасы турында сөйләштеләр, «Портфель җый» уенында катнаштылар.

Ел саен «Шатлык» приютына бәйрәм чарасына «Таттелеком» ААҖ филиалы Питрәч район электр челтәре идарәсеннән кунаклар килә. Быел да хәйриячеләр балаларны игътибардан читтә калдырмадылар һәм тәрбияләнүчеләргә портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Балаларны уку елы башлану белән котладылар һәм уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International