Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Полуэктова Л.В. «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган «Туган як көйләре һәм буяулары» дигән бәйрәм чарасы үткәрде.
Балалар туган як матурлыгы турында шигырьләр укыдылар, республика шәһәрләрен атадылар, реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче Әмир Рәҗәпов башкаруында республика башкаласы – Казан турында җыр тыңладылар. Реабилитантларга илнең дәүләт символлары – герб, флаг һәм гимн турында сөйләделәр. Балалар конкурсларда, уеннарда актив катнаштылар, татар көйләренә биеделәр.
Соңыннан тернәкләндерү үзәге карамагындагылар яшьләр берләшмәсе волонтерларыннан бүләкләр алдылар, ә кунакларны традицион татар халык ризыгы – чәк-чәк белән сыйладылар.
Чарада 56 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала һәм 18 ата-ана катнашты.