Өлкән биектаулылар интернет-технологияләрен үзләштерәләр

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында өлкәннәргә, шул исәптән өлкән яшьтәге биектаулыларга да, өйдә калырга, аерым ихтыяҗсыз күп кешеле урыннарга бармаска киңәш ителә. Банк бүлекләрендә яки почта аша коммуналь түләүләр түләргә күнеккән пенсионерлар өчен интернет аша түләүгә күчү авыр тоелырга мөмкин, ләкин үз-үзеңне изоляцияләү – компьютер грамоталылыгын арттыру һәм онлайн-түләүләрне үзләштерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтүтә комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарга интернет-технологияләрне үзләштерергә булышалар һәм социаль хезмәт алучыларны, интернет-хезмәтләрдән файдаланып, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә өйрәтәләр. Комплекслы үзәк карамагындагылар түләүнең яңа мөмкинлекләрен тырышып өйрәнәләр.

Өлкән биектаулылар билгеләп үткәнчә, интернеттан файдалану күп мөмкинлекләр бирә һәм тормышны җиңеләйтә. Социаль хезмәт алучылар интернет-хезмәтләрдән мөстәкыйль рәвештә башкалардан ярдәм сорамыйча файдаланырга өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International