«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре дөньяның танылган музейларына виртуаль экскурсия ясадылар

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Хажарова Мәдинә социаль хезмәтләрдән куллланучылар өчен «Музейларга йөрү» исемле виртуаль экскурсия үткәрде.

Чараның максаты – реабилитантларны бөек рәссамнарның картиналары белән таныштыру, гүзәллек хисе тәрбияләү һәм катнашучыларны үз хисләрен һәм кичерешләрен белдерергә өйрәтү.

Компьютер сыйныфында белгеч тернәкләндерү үзәге карамагындагыларны дөньяның иң яхшы музейларының картиналары белән таныштырды. Чарада катнашучылар А. Дюрер, Ф.Гойя, С. Жуковский, Н. Сажин кебек рәссамнарның картиналарын игътибар белән карадылар.

Төрле тематикалы рәсемнәрне карап, социаль хезмәт алучылар рәсем төсләренең рәссамнарга картинаның кәефен билгеләргә булышуын күреп алдылар. Картиналарны карау барышында реабилитантлар теге яки бу картинага үз карашларын белдерделәр.

Катнашучылар мондый чараларны ешрак үткәрергә теләк белдерделәр. Төркемле әңгәмәләр үз хисләрен һәм фикерләрен ачарга мөмкинлек бирә.

Чарада тугыз социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International