2020 елның 26 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 79 254 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 191 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,9 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 45 850 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 662 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,73 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 277 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 31 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.