Чистай районы балаларының яллары ишегалды уеннарын уйнап уза

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Балалар һәрвакыт атлангыч уеннарын яратты. Балаларга төрле сикерүләр һәм атлангыч белән күнегүләр ошый. Атлангыч белән күңелле күнегүләр яхшы кәеф бүләк итеп кенә калмыйлар, сәламәтлекне дә ныгыталар, тән мускулларының хәрәкәт активлыгын активлаштыралар.

20нче августта Чистайның «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Ишегалды уеннары» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәт алучылар белән «Атлангыч белән онытылган уеннар» дигән темага чара уздырганнар.

Дәрес барышында балалар атлангычның барлыкка килү тарихы турында белделәр, спорт эстафеталарында катнаштылар һәм «Балык тоту», «Кабатла», «Кем күбрәк» кебек уеннар уйнадылар.

Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Балалар бер-берсе белән җитезлектә һәм зирәклектә ярыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International