«Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе тормышка ашырыла

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе тормышка ашырыла.

Шушы көннәрдә комплекслы үзәкнең социаль эш буенча белгече «Ятып торучы авыруларны карау кагыйдәләре»дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Үзәк психологы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән аралашу үзенчәлекләре турында сөйләде. Чара барышында комплекслы үзәк хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен тернәкләндерү чараларының һәм карау предметларының әһәмияте турында шәхси дәрес үткәрделәр.

Мәктәптә дәресләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International