Минзәлә яшүсмерләрен туган як тарихы белән таныштыралар

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

19нчы август көнне ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Бывальцева Ольга «Туган як белгечләре» дигән викторина үткәрде. Викторинада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

Балалар Татарстан Республикасы буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Викторина балаларга белем копилкасын тулыландырырга ярдәм итте. Викторинада катнашучылар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр һәм истәлекле урыннар, алар булган урыннар һәм тагын нәрсә күрергә теләүләре турында сөйләделәр.

«Кеше фикере балачактан формалаша. Өлкән буынның төп бурычы – балаларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, димәк, туган якка сакчыл караш үстерү. Шуңа күрә баланы туган якның кызыклы тарихы, Ватан территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, туган киңлекләрнең пейзажлары белән хозурланырга һәм туган як мәдәнияте белән кызыксынуны үстерү бик мөһим», – дип хәбәр итә гаилә белән эшләү белгече Ольга Бывальцева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International