«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы Саба, Балтач һәм Кукмара районнары социаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы буенча «Озак вакытлы карау нигезләре» дигән укулар узган.
Чараның максаты – өлкән буынның гомер озынлыгын арттыру. Практик дәресләрдә аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны караганда кулланыла торган махсус чаралар һәм җайланмалар кулланып үткәрелә. Дәресләрне Республика ресурс үзәгенең тәҗрибәле укытучылары үткәрә.
