«Шәфкать» комплекслы үзәге белгече терроризмны профилактикалау буенча төркемле дәрес үткәрде

2020 елның 18 августы, сишәмбе

14 август көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтүтә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Миннекаева Гөлия социаль хезмәт алучылар белән экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес барышында балаларга «Мин чиста күк өчен» дигән рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр. Әлеге чара балаларда көчләү һәм террорның барлык төрләренә карата тискәре караш формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Яшь рәссамнар үз рәсемнәрендә өлкәннәрне терроризм һәм экстремизмсыз дөньяда яшәргә чакырдылар. Шулай ук балалар «Теракт корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә» дигән инструктаж тыңладылар һәм террорчылык акты янау белән бәйле шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмә алдылар.

Төркем дәресендә 6 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International