Шушы көннәрдә Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2020нче ел башыннан бирле балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөргән өчен ата-аналар түләве өлешендә яңа түләүләр турында хәбәр итү оештырылды. Чара «Демография» милли проектының «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында 2020 елга максатчан күрсәткечләренә ирешү максатларында үткәрелде.
Мәгълүмат бирү барышында балигъ булмаган балаларның ата-аналары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу ахырында белгеч тыңлаучыларга мәгълүмати буклетлар таратты.
Чарада 15 социаль хезмәт алучы катнашты.