Шушы көннәрдә Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Минем нәрсәләргә хокукым бар?» дигән темага онлайн-мәгълүмат сәгате узды. Дәресне комплекслы үзәкнең социаль педагогы Тамара Тимофеева һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белгече Наилә Газимҗанова үткәрде.
Чараның максаты – яшүсмерләрнең хокукый культурасын арттыру, балигъ булмаганнарда патриотик һәм рухи-әхлакый нигез һәм җинаятьчелеккә каршы тору буенча үткәрелә торган чараларга уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Дәрес барышында белгечләр һәм балалар закон бозуның хокукый нормаларны белмәү, аларны кабул итмәү һәм хокукка каршы гамәлләр кылган өчен җаваплылыкны качу кебек сәбәпләре турында актив фикер алыштылар.
Чарада 11 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты.