«Шәфкать» үзәге психологы Тукай муниципаль районының йөкле хатын-кызлары белән онлайн-дәрес үткәрде

2020 елның 18 августы, сишәмбе

10 август көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ләйсән Насырова «Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Бала тудыруга психологик әзерлек» темасына онлайн-дәрес үткәрде.

Йөкле хатын-кызлар белән дәрес бала табуга психологик әзерлеккә юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары – бала табу вакытында үз-үзеңә ярдәм итү ысуллары белән таныштыру һәм йөкле хатын-кызларны бала табуга эмоциональ әзерләү. Чара барышында психолог сулышны йомшартуга һәм тергезүгә ярдәм итә торган күнегүләр күрсәтте.

Онлайн-дәрес 63 карау җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International