Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре «Озатылып яшәү: оештыру-хокукый һәм методик нигезләр» программасы буенча укулар уздылар

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Агымдагы елның август аенда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика Ресурс үзәге тарафыннан психоневрологик интернатлар, акылга зәгыйфь балалар өчен балалар интернат-йорты һәм «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге белгечләре өчен «Озатылып яшәү: оештыру-хокукый һәм методик нигезләр» программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды.

Белгечләрне укыту 2014-2020 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасының 2019-2020 елларга «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны, комплекслы тернәкләндерү һәм реабилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Курсның максаты – тыңлаучыларда аерым торак киңлегендә инвалидларның мөстәкыйль яшәүләренең һәм аларга ярдәм итүнең нәтиҗәле моделен булдыруга ярдәм итә торган компетенцияләр формалаштыру.

Уку процессына Россия Хезмәт министрлыгының Г.А. Альбрехт исемендәге Инвалидларны реабилитацияләү федераль фәнни үзәгенең компетентлыгы югары булган мөгаллимнәр җәлеп ителде.

Уку барышында инвалидка реабилитация һәм абилитация буенча хезмәтләр күрсәтүне оештыру өлкәсендә закон һәм башка норматив хокукый актлар өйрәнелде; инвалидларга озатылып яшәүне оештыруның формалары, этаплары һәм методлары каралды; инвалидларга үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, социаль юнәлеш бирү һәм хезмәт эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру буенча дәресләр үткәрү структурасы эшләнде; инвалидларның даими озатылып яшәү өчен торак урыннарына карата таләпләр үзләштерелде.

Тыңлаучылар материал бирүнең югары дәрәҗәдә булуын, әлеге курсның актуальлеген һәм гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Уку тәмамлангач, 8 белгеч квалификация үстерү турында таныклыклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International