Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын кертү һәм тормышка ашыру кысаларында иртәләр саф һавада йөрүдән башлана.
Билгеле булганча, хәрәкәтне чикләү ашказаны-эчәк тракты һәм баш мие эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Саф һавада көн саен йөрү – ул сәламәтлекнең нигезе. Саф һавага чыгу – социаль хезмәтләрдән кулланучыларның көн тәртибенең мөһим өлеше. Хәрәкәт активлыгы өлкәннәрне һәм инвалидларны тернәкләндерү процессына ярдәм итә, йөрү мускулларын тонуста тота, кан әйләнешендә яхшы чагылыш таба.
Социаль хезмәтләрдән кулланучылар еш кына хәрәкәт вакытында уңайсызлыклар кичерә, әмма социаль эш буенча интернат белгечләре өлкәннәргә һәм инвалидларга, мөмкин булганча, бу процессны җиңеләйтеп, ярдәм күрсәтәләр. Мондый йөрүләр вакытында интернат-йорты карамагындагылар саф һава сулап кына калмыйлар, өстәл уеннары да уйныйлар, рәсем ясыйлар, бер-берсе белән аралашалар.