«Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә театральләштерелгән тамаша оештырылды

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

14нче август көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Өч дуңгыз баласы яңача» дип исемләнгән спектакль оештырылды. Стационар формадагы төркем балалары катнашында әлеге спектакль тәрбиячеләр Борисова А.В. һәм Жаворонкова Л.В. җитәкчелегендә оештырылды.

Тамашага җыелган барлык тамашачыларга балалар хулиган дуңгыз балалары Ниф-Ниф, Наф-Наф һәм Нуф-Нуфның урман җәнлекләрен кыерсытуы турында сөйләделәр, әмма тиздән алар тәүбә итеп һәм тату яшәргә сүз бирделәр.

Тамаша ахырында нәни артистлар «Елмаю» җырын башкардылар, аңа өлкән һәм кече төркем балалары кушылды. Тамашачылар әкият вакыйгаларын кызыксынып күзәттеләр, ә яшь артистлар спектакльдә катнашырга бик шат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International