14 нче август көнне Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Эксперт советы әгъзалары 2019-2020нче елларда үз эшләрен оештыруга финанс ярдәме алган гражданнарның акчаларын максатчан тоту һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген тормышка ашыру буенча күчмә тикшерүләр үткәрделәр.
Эш урынына бару үзмәшгульлеккә ярдәм итү программасын тормышка ашыруның аерылгысыз өлеше булып тора. Бу чара эшмәкәргә бүлеп бирелгән акчаларның үз эшләрен алып бару өчен кирәкле товарлар һәм җиһазлар сатып алуга тотылуына инанырга мөмкинлек бирә. Тикшерү вакытында эшкуарлар үзләренең уңышлары һәм проблемалары белән уртаклашалар, бизнесны алга таба үстерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат алалар.
Чара барышында шәһәрнең 6 эшмәкәре бизнес-план нигезендә товарлар, җиһазлар һәм инструментлар сатып алу һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә хисап тапшыруның үз вакытында башкарылуы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмады.