Җәй көне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә хезмәт терапиясе актив кулланыла. Ул өлкән кешеләрнең физик һәм психологик халәтен яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Саф һавада дәресләр кешенең танып-белү активлыгын, кулларның вак моторикасын, әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуны, күзәтүчәнлеген, хәтер күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. Хезмәт терапиясе стресстан арынырга, кәефне яхшыртырга, социумның яңа шартларына уңышлы җайлашырга теләгән кешеләргә күрсәтелгән.
Интернат-йорт белгечләре сүзләренә караганда, үсемлекләр белән эшләү кул бармакларының сыгылмалыгын кайтара, вак буыннарны хәрәкәтләндерә. Саф һавада булу да социаль хезмәт алучыларның хәлләрендә уңай чагылыш таба.