Югары Ослан районында булачак әниләр өчен клуб дәресләре дәвам итә

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Ослан район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы булачак әниләр белән «Бала табуны көткәндә. Бала табу эшчәнлегенең башлану билгеләре» дигән темага әңгәмә уздырды. Дәрес барышында йөкле хатын-кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга белгечнең тулы җавапларын алдылар.

Шулай ук чара кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Ариадна Войтко булачак әниләрне 2020нче елда балалары булган гаиләләргә түләүләр һәм ташламалар белән таныштырды.

«Ләкләк» клубы дәресләре ярдәмендә булачак әниләр медицина мәсьәләләреннән һәм дәүләт социаль ярдәме чараларыннан да хәбәрдар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International