Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән малайлар төркемендә «Яшүсмер һәм тәмәке» дигән мультимедиа сәгате узды.
Тәрбияче Анжелика Пушкова яшүсмерләрне тәмәке һәм тәмәке катнашмаларының барлыкка килү тарихы, бәйлелекнең формалашу этаплары һәм тәмәке бәйлелегенә каршы көрәшнең нинди ысуллары барлыгы белән таныштырды. Приют карамагындагыларга тәмәке тартуның нәтиҗәләре һәм яшүсмернең тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә тискәре йогынтысы турында презентация рәвешендә объектив мәгълүмат бирелде.
Дәреснең максаты тәмәке бәйлелегенең таралуын киметү, яшүсмерләрнең игътибарын тәмәке тарту проблемасына җәлеп итү, аларның тискәре нәтиҗәләргә китерә торган начар йогынтысы турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше принципларын пропагандалау иде.