12 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Тернәкләндерү үзәге шартларында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерүнең һәм абилитацияләүнең заманча технологияләре» дигән республика семинары узды. Чара Zoom-конференция режимында үтте.
Семинарда министр урынбасары Адель Мөбәрәкшин, м. ф. д., профессор, Татарстанның атказанган табибы, ТР Хезмәт министрлыгының баш реабилитологы Вәлидә Исанова, Министрлыкның Республика ресурс үзәге, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтә торган коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре катнашты.
Дистанцион чарада катнашучылар семинар тематикасының актуальлеген, бик күп кызыклы мәгълүмат тәкъдим ителгәнлеген билгеләп үттеләр, докладларның гамәли әһәмиятен һәм алган мәгълүматны катнашучыларның һөнәри эшчәнлекләрендә куллану мөмкинлеген ассызыкладылар.
.png)