Шушы көннәрдә Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән «Ишегалдында яраткан уеннарыбыз» дигән чара уздырдылар. Ул «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактика операциясе кысаларында оештырылды.
Чара саф һавада уеннарны популярлаштыруга һәм балалар арасында сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы А. М. Тарынчева һәм психолог А. М. Сәйфуллина балаларга төрле ишегалды уеннары тәкъдим иттеләр, аларның күбесе балаларга таныш түгел иде. Хәрәкәтле активлык һәм коллектив уеннар яшь катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр китерде.
Уен чарасында 9 яшүсмер катнашты.