Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәгендә эш бирүче көне узды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

12нче август көнне Бөгелмә шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Бөгелмә сөт комбинаты» ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында эш бирүче көне уздырды.

Чарага 60тан артык кеше килгән иде, шул исәптән 3 инвалид. 22 бөгелмәле кабат әңгәмәгә юллама алды.

Шулай ук эш бирүче көне кысаларында 54 кеше норматив документлар нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр алды, 5 килүчегә хезмәт законнарына кагылышлы моментларны аңлаттылар.

Мөрәҗәгать итүчеләр арасыннан 3 хатын-кыз «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында уку курслары узарга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International