Кичә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә бию флешмобында катнашырга тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдимнән беркем дә баш тартмады, чөнки учреждение белгече һәркем яраткан 80нче еллар җырларын сайлап алды.
Социаль хезмәт алучылар чараны алып баручылар белән бергә бию хәрәкәтләрен дә бик теләп башкардылар. Күңелле флешмоб алар өчен күңел ачу гына түгел, чын бәйрәм дә булды. Бию күнегүләре һәркемгә дәрт һәм көч өстәде.
Әлеге күңел ачу чарасы социаль хезмәт алучылар өчен хәрәкәт активлыгының бик яхшы ысулы булды.