11 августта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Арча районында булып кайтты. Эш сәфәре кысаларында ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы Яңа Чүриле психоневрология интернатында булды, учреждениенең яңа торак корпусы төзелешен тикшерде һәм бинаның техник әзерлеген бәяләде.
Төзелеш эшләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, психик авырулардан интегүче социаль хезмәт алучылар өчен уңайлы һәм имин тормыш шартлары булдыру максатыннан алып барыла. Барлык эшләр дә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Яңа корпусның торак зоналарында өстәмә ял бүлмәләре, ризык әзерләү һәм кабул итү бүлмәләре оештырылачак, бу исә социаль-педагогик тернәкләндерү дәресләре үткәрергә, шулай ук социаль хезмәтләр алучыларны мөстәкыйль яшәүнең беренчел күнекмәләренә өйрәтү мөмкинлеге бирәчәк.