Өлкән яшьтәге кешеләр арасында ялгызлык проблемасы иң киң таралган проблемаларның берсе. Кызганычка каршы, барлык өлкән яшьтәге кешеләр дә картлыкларын үз туганнары һәм якыннары белән үткәрә алмыйлар. Моның сәбәпләре төрле, әмма өлкән яшьтәге кешеләрнең барысы да моны авыр кичерә.
Бу проблеманы «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» пилот проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр өчен гаиләләр булдыру хәл итәргә ярдәм итә. Программа социаль хезмәт күрсәтүнең стационар формасына яхшы альтернатива булды.
Биектау районы Казаклар авылында туып-үскән Шәмсеруй Низаметдин кызы Низаметдинова – проект кысаларында яңа гаиләле булучыларның берсе. Тәрбиягә алган гаилә ярдәме белән өлкән яшьтәге хатын-кыз иртәгәсе көнгә ышаныч, кайгыртучанлык һәм хөрмәт тоя. Моннан тыш, хәзер ул үзе дә гаилә көнкүрешен җайга салуга өлешен кертә, гаиләдәгеләргә кышка җылы оекбашлар бәйли, бәяләп бетергесез белемнәре белән уртаклаша. Шулай итеп ул үзен әйләнә-тирәдәгеләргә файдалы итеп хис итә, бу анда тормыш белән кызыксынуны саклап кала.