Интернетта каникуллар: «Шатлык» үзәге белгечләре балаларда интернет-бәйлелекне кисәтә

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Җәйге каникуллар – ял, саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү, җәйге сәламәтләндерү лагерьларында булу һәм башка бик күп нәрсәләр өчен менә дигән вакыт. Әмма бу җәйне, пандемиягә бәйле рәвештә, күп кенә лагерьлар үз эшләрен башлый алмады. Бу кайбер балаларның каникул вакытын үз йортларында, Интернетта үткәрүләренә сәбәп булды.

Психологик тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, вакыт узу белән компьютер һәм интернет-бәйлелек балаларның аралашу даирәсен тарайта, ә бу чынбарлыктан читләшүгә китерә. Шулай ук виртуаль дөньяда бала вакытны контрольдә тотмый, шуңа күрә еш кына соңга кала яки соң йокларга ята. Һичшиксез, Интернеттан файдалануның уңай яклары да бар. Хәзер төрле мәгълүмати ресурслар, белем бирү уеннары, программалар бар.

Проблеманың югары актуальлеге уңаеннан Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Дуслар, яки френдлар» дигән чара үткәрделәр. Дәрес социаль хезмәт алучыларда компьютер һәм интернет-бәйлелекне профилактикалауга багышланган иде.

Чара кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары катнашучыларда шәхеснең социаль яктан әһәмиятле сыйфатларын, креатив сыйфатларын һәм осталыкларын формалаштыруга, аралашу күнекмәләрен үстерүгә, шулай ук компьютерга альтернатива булган заманча ял итүнең төрле өлкәләренә кызыксыну уятуга юнәлтелгән тренинг күнегүләрен кулландылар.

Социаль хезмәт алучылар чарада актив катнаштылар, сыйныфташлары белән очраштылар, башка белем бирү учреждениеләре укучылары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International