Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең җиһазландырылган кабинеты эшли.
Дәресләрдә социаль эш буенча белгеч урын өстендәге авыруларны дөрес карау, тернәкләндерү чараларыннан файдалану буенча укулар үткәрә һәм халыкка социаль ярдәм чаралары турында консультация уздыра.
Дәресләр атнага ике тапкыр уза. Туганнары теләге буенча дәресләрне өйгә барып уздыру да мөмкин.
Дәресләрдә катнашу мәсьәләләре буенча консультацияне 8 (84379) 2-23-55 телефоны буенча алырга мөмкин.
