«Өмет утравы» үзәге балаларга бәйрәм бүләк итә

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Югары Ослан районында урнашкан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өйгә килеп күңелле бәйрәм оештыру» социаль проекты уңышлы тормышка ашырыла.

Шушы көннәрдә проект кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Балалар бәхете территориясе» аниматорлары белән берлектә яшь социаль хезмәт алучы өчен чара уздырдылар. Малайның әнисе бүлеккә улының туган көне уңаеннан аның яраткан геройлары - «Кариб диңгезе пиратлары» фильмы геройлары белән очрашу оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Социаль хезмәткәрләр һәм аниматорлар ярдәмендә малайның хыялы тормышка ашты. Дуслары белән бергә ул күңел ачты, конкурсларда катнашты, пиратлар дөньясына чумды.

Чара бәйрәм торты белән чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International