Тәтеш районында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр дәвам итә

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 6 август көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Өлкән яшьтәге кешеләрне карауның гомуми кагыйдәләре» дигән дәрес узды. 

Тыңлаучыларга аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кеше өчен билгеләнгән техник тернәкләндерү чаралары белән җиһазландырылган бүлмә күрсәттеләр. Белгеч гомуми тәрбия принциплары турында сөйләде һәм катнашучыларны техник тернәкләндерү чаралары белән таныштырды.

Тәтеш районында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International