«Ышаныч» үзәге белгечләре һөнәри компетентлыкны үстерә

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды грантына ия булган Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Мин әни» социаль проектының төп бурычларыннан берсе – белгечләрнең һөнәри компетентлыгын арттыру.

Грант акчасына социаль эш буенча белгеч А.А. Зарипова һәм психолог Н.В. Маркина Санкт-Петербург шәһәренең «Иматон» Гамәли психология институтының әйдәп баручы белгечләрендә дистанцион режимда белем алалар. Уку барышында алар йөкле хатын-кызлар белән эшләүнең яңа нәтиҗәле техникалары, күкрәк туендыру этабында хатын-кызларга ярдәм итү методикасы, Россия коллегаларының алдынгы тәҗрибәсе белән танышалар. Проект чараларын тормышка ашыру барышында үзәк белгечләре 6 вебинар (88 сәгать) нигезендә укулар узачак.

Июль аенда комплекслы үзәк хезмәткәрләре «Йөкле хатын-кызлар белән эшләүдә арт-терапевтик алымнарны куллану үзенчәлекләре» дигән вебинарда катнаштылар.

Арт-терапия алымнары хатын-кызны иҗади яктан үз-үзеңне күрсәтү аша әни булуга әзерләргә ярдәм итә. Вебинарның гамәли өлеше обереглар ясау, фелт-терапия яисә йон рәсеме техникасында мандаллар булдыруга багышланган иде.

Алынган белем белгечләргә булачак әниләр белән эшләү рәвешләрен һәм ысулларын төрлеләндерергә булышып кына калмыйча, эш тәҗрибәсен баетырга, һөнәри осталыкны арттырырга да ярдәм итә, бу йөкле хатын-кызлар белән дә, яшь әниләр белән дә, социаль хезмәт алучылар белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International