«Тылсым» комплекслы үзәге яңа хезмәт күрсәтә башлады

2020 елның 7 августы, җомга

Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге яңа хезмәт – Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбендә тыңлаучыларны бушлай укыту эшен башлап җибәрде.

Мәктәпнең төп бурычы – авыру гражданнар белән эшләүче туганнарын, белгечләрне һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы башка затларны гомуми тәрбия күнекмәләренә укыту.

Тәрбия мәктәбендә техник тернәкләндерү чараларыннан дөрес файдаланырга өйрәтәләр. Дәресләр программасы теоретик нигезләрне өйрәнү һәм гомуми тәрбия күнекмәләрен гамәли үзләштерү, өзлегүләрне профилактикалау, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү методларын, гигиеник карау, туклану һәм ашату кагыйдәләрен, беренче табибка кадәр ярдәм итү алымнарын һ.б. үз эченә ала. Әлеге юнәлеш «Демография» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Июль-август айларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең шәфкать туташы Милана Константинова авырулар караучы туганнар өчен индивидуаль дәресләр, шулай ук социаль хезмәткәрләр белән төркемле дәрес үткәрде.

Алга таба социаль хезмәткәрләр белән махсус җиһазландырылган кабинетта дәресләр үткәрү планлаштырыла, ә укулар узучы кешеләргә бөтен кирәкле җиһазларны өйгә алып киләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International