6 нчы августта Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә алга таба эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә мөстәкыйль эш оештыруга финанс ярдәме күрсәтү өчен эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара кысаларында биш эшсез гражданның бизнес-планнары каралды. Алар барысы да үз проектларын уңышлы якладылар һәм эшкуарлык эшчәнлеген теркәү өчен дәүләт салым инспекциясенә җибәрелделәр.
Бизнес-планнар түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча тәкъдим ителде:
- халыкның шәхси заказы буенча кухня җиһазлары әзерләү,
- флористик хезмәтләр күрсәтү,
- җәмәгать туклануы,
- телевидение, видеокүзәтү урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү,
- керфек үстерү.
Чара битлек режимын һәм социаль дистанцияне саклап уздырылды.