Яр Чаллыда ветераннарга махсус кәрәзле телефоннар тапшырыла

2020 елның 7 августы, җомга

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Җиңү волонтерлары» оешмасы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле штабы һәм Автозавод районы Ветераннар советы рәисе белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннары Мизхәт Гыйләҗ улы Гыйләҗев һәм Иван Николаевич Канидиевта булдылар. Өлкән яшьтәге чаллылыларга ашыгыч чакыру кнопкасы булган кәрәзле телефоннар тапшырылды.

Зур кнопкалар, гади меню – болар барысы да ветераннар кәрәзле телефоннан җиңел файдалана алсын өчен. Шулай ук ветераннар бушлай элемтәгә һәм теләсә кайсы вакытта туганнары, волонтерлар, социаль яки медицина хезмәткәрләре белән элемтәгә керү өчен сертификатлар алдылар.

Акция кысаларында Яр Чаллының 50дән артык ветераны телефон һәм сертификатлар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International