Кичә Бөгелмә районы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева «Миңа игелек кулын суз» акциясен үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
Балалар кәгазь кулларда бер-берсенә изге теләкләр яздылар, дөнья яктырак булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген уйладылар. Акция балаларны изге гамәлләр кылуга этәрде, аларны үзләренең һәм башкаларның гамәлләрен анализларга, изге гамәлләр кылуның мөһимлеген аңларга өйрәтте.