Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова «Мин – үз-үземә ышанучы кеше» дигән дәрес үткәрде.
Чараның максаты балаларда максатларына ирешү өчен үз-үзеләренә ышаныч тәрбияләү иде.
Дәрес башында белгеч «Антонимнар» дигән уен үткәрде, ә аннары катнашучылар үз-үзләренә ышанган кешенең портретын төзеделәр. «Үзпрезентация» уенында балалар, үз көченә ышанучы кеше позасына басып, үзләре, максатлары һәм аңа ирешү юллары турында сөйләделәр.