Түбән Кама балалары ишегалды уеннарын уйныйлар

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Балалар арасында ишегалды уеннарын популярлаштыру максатыннан Түбән Кама районы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Хөснетдинова Зур Афанас авылында урнашкан социаль участокта туп белән дәрес үткәрде.

Башта белгеч футбол командаларын һәм атаклы футболчыларны иң яхшы белүчене билгеләүгә юнәлдерелгән викторина үткәрде, ә аннары малайлар кечкенә генә ярышта катнаштылар. Аннан соң балалар «Вышибалы» һәм «Кайнар бәрәңге» уеннарын уйнадылар.

«Веста» үзәге белгече балаларга компьютер артында уеннар сәламәтлекне арттырмый һәм толерантлыкка өйрәтми, дип искә төшерде һәм аларга күбрәк саф һавада ишегалды уеннарын уйнарга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International