Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яшь рәссам» түгәрәге эшли. Шушы көннәрдә тәрбияче В. Белова өлкән төркемдәге кызлар өчен чираттагы дәрес үткәрде.
«Кызыл мәкләр» иҗади дәрес барышында балалар гуашь белән эшләү техникасын камилләштерделәр, күп катлы рәсем сәнгате белән таныштылар, алдан гади карандаш белән ясамыйча рәсем буяу техникасын өйрәнделәр, композицион күнекмәләрне үстерделәр.
«Миңа мәкләр бик ошый. Шунда ук җәй, чәчәкләрнең якты төсләре искә төшә. Мин хәтта бу назлы букетның исен тойдым кебек булды», – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән приютта тәрбияләнүчеләрнең берсе.