Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар үз ялларын китап, гәҗит укып уздыралар. Бу файдалы мавыгу баш миенең эшен тонуска китерә, картлык зәгыйфьлеге үсешен булдырмый калырга ярдәм итә.
Интернат-йорт карамагындагылар укыган гәҗит һәм журналлар турында фикер алышалар, тәэсирләре белән уртаклашалар. Җәен, көннәр җылы булганда, укуны саф һавада йөрү белән берләштерәләр.
Уку стрессны киметә, мәшәкатьләрдән арынырга ярдәм итә, социаль хезмәтләр алучыларның кәефен яхшырта.